Гыйнварда өстәмә хезмәт хакын кемнәр алачак
Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә акча алачак. Бу кемгә кагыла - «Татар-информ» материалында.
Гыйнвар башында республика халкы 11 көн рәттән ял итте. Әмма бу көннәрдә смена графигы буенча эшләүчеләр, шулай ук эш бирүчеләр эшкә җәлеп иткән башка категорияләр көн саен эшләде.
Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көнендә эш өчен икеләтә түләнергә тиеш. Гыйнварда 1-8 гыйнвар көннәре бәйрәм көннәре булып санала. Бу чорда һәр эш көне өчен хезмәткәргә икеләтә хезмәт хакы исәпләнергә тиеш. Димәк, татарстанлылар февраль башында югары хезмәт хакы алачак.
Әгәр хезмәткәр бәйрәмдә тулы көн түгел, ә берничә сәгать эшләгән икән, бу сәгатьләр дә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев