Февраль салкын булачак
Якындагы ункөнлектә Татарстанда температураның тискәре аномалиясе көтелә - ул 5-6 градуска салкын булачак. Бу хакта » Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
"Айның икенче яртысы, мөгаен, беренчесенә караганда да салкынрак булыр. Тулаем февраль температура буенча климатик нормага карата 2-3 градуска түбәнрәк булачак", - дип аңлатты ул.
Климат үлчәмнәре буенча февраль аз карлы һәм шактый салкын ай булып санала. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, февральдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормада -10,7 градус тәшкил итә, республика буенча уртача явым-төшем 26,1 миллиметр дәрәҗәсендә. Әмма быелгы февраль ае карлы булырга мөмкин.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев