Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче хуҗабикәләренә бик файдалы киңәшләр

Йомырка тәбәсе күпереп пешсен өчен, 1 стакан йомыркага 2 аш кашыгы исәбеннән салкын су өстәргә һәм яхшылап тугларга кирәк. Чүпрә булмаса, камырга аз гына коньяк кушарга мөмкин. Кыздырыр алдыннан бераз шикәр комы сипкәндә, бавыр йомшаграк булып пешә. Кайнатканда сөт көймәсен өчен, кәстрүлне салкын су белән чайкап, талгын утка куярга кирәк....

  • Йомырка тәбәсе күпереп пешсен өчен, 1 стакан йомыркага 2 аш кашыгы исәбеннән салкын су өстәргә һәм яхшылап тугларга кирәк.
  • Чүпрә булмаса, камырга аз гына коньяк кушарга мөмкин.
  • Кыздырыр алдыннан бераз шикәр комы сипкәндә, бавыр йомшаграк булып пешә.
  • Кайнатканда сөт көймәсен өчен, кәстрүлне салкын су белән чайкап, талгын утка куярга кирәк.
  • Дөге яки макарон ябышмасын өчен, суына аз гына үсемлек яки зәйтүн мае кушарга була. Пешкәч салкын су белән чайкагыз.
  • Туңдырылган җиләк-җимешләр яхшы саклансын өчен өстенә аз гына лимон согы сибәргә кирәк.
  • Берничә минут кайнар суга салып торганда лимонның согы җиңелрәк һәм күбрәк сыгыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев