Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Рамил Шарапов авариягә очраган

Барыгызда хәбәрдардыр инде Татарстанда «Буран» операциясе игълан ителде. Кемдер карга чумып калса, кемдер кар көри, ә берәүләр кар яуганга шатланып, фотога төшә… Ә менә Рамил Шарапов өчен буранлы көннәр күңелсез вакыйга белән истә калачак. Рамил авариягә очраган. Юмористның Башкортостанга концертка барышы була, дип яза tmtv-online. «Ул көнне Казанда концерт булды,...

Барыгызда хәбәрдардыр инде Татарстанда «Буран» операциясе игълан ителде. Кемдер карга чумып калса, кемдер кар көри, ә берәүләр кар яуганга шатланып, фотога төшә… Ә менә Рамил Шарапов өчен буранлы көннәр күңелсез вакыйга белән истә калачак.

Рамил авариягә очраган. Юмористның Башкортостанга концертка барышы була, дип яза tmtv-online.
«Ул көнне Казанда концерт булды, шуннан соң юлга кузгалдым. Көчле буран, бар җирне кар баскан иде. Чаллы тирәсендә мин утырган микроавтобусның юлын «фура» кистерде дә, бозлы юлда шуып, дамба астына тәгәрәдек. Сул як белән аудык. Сәгать ярым тирәсе шулай ятарга туры килде», - дигән җырчы.
Бәхеткә, микроавтобусны тартып чыгарганнар. Рамилгә һәм башка пассажирларга зыян килмәгән. Артист тормышы кайвакыт менә шулай куркыныч та була шул! Юлларда исән-сау йөрик, дуслар!

    ---
    Матбугат.ру

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев