7 декабрь 2022 яңалыклары
-
Лесхоз картлар йортында
Инвалидлар декадасы дәвам итә. Бүген районыбызның бер төркем ветераннары оешма җитәкчесе Рәис Заһидуллин җитәкчелегендә Лесхоз картлар йортында булды.
-
АРМИЯГӘ ХАТ
Махсус хәрби операция зонасында кыр почтасы эше оештырылды.
-
«Музейный десант» дип исемләнгән район бәйгесенә старт бирелде
1 декабрьдән «Музейный десант» дип исемләнгән район бәйгесенә старт бирелде! Әлеге бәйге «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге һәм «Теләче туган якны өйрәнү музее» белән берлектә үткәреләчәк.
-
Инвестицион проектлар каралды
6 декабрь көнне муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм “Нәүрүз” кооперативына караган Теләче сөт-май комбинаты җитәкчесе Раилә Хисмәтуллина белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2023 елга инвестицион проектларын карады.
-
Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен арттырды
Россия Дәүләт Думасы өченче укылышта минималь хезмәт хакы күләмен 6,3%ка арттыру турында законны кабул итте.
-
Сауш авылында яшәүче Әминә Хамитова үзенең туган көнен билгеләп узды
Әминә апа бүген кызы тәрбиясендә яши. Хуҗалыкта төрле эшләр башкарган.
-
Шәүкәт абый конкурсы
Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Саба районы Балалар иҗат үзәге тарафыннан 28 ноябрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып үтте.
-
Бәйге дәвам итә
Авыл мәдәният йортларында, клубларда Россиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мирасны саклау елына багышланган үзешчән театр коллективларының районкүләм театраль смотрконкурс дәвам итә.
-
«Ел укытучысы -2023»
Үзәк һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Ел укытучысы -2023»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.
-
Салкын вакыттта мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлаттылар
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү мөмкинлеге турында аңлатты. Республикада уртача һава температурасы нормадан тугыз һәм аннан да күбрәк градуска түбән булу сәбәпле, ведомство муниципалитетларга тәкъдимнәр җибәрде.
-
Аяк туңудан котылу өчен дүрт ысул
Кан әйләнеше начар булган кешеләрнең аяклары туңа. Моңа кан тамырлары киңәю (варикоз) да сәбәпче булырга мөмкин. Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда да аяк туңа. Чәч тә тиз майлана, тырнаклар да сына башлый.