Үзәк һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Ел укытучысы -2023»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.
«Педагогик дебют» номинациясендә барлыгы 3 педагог һәм «Ел укытучысы» номинациясендә 11 педагог катнашты.
Конкурсның икенче этабы «Мастер-класс» биреме белән 9 декабрь көнне Үзәк урта мәктәбендә узачак. Иске Җөри, Олы Мишә, Теләче, Үзәк, Алан, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы урта мәктәпләре укытучылары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.
Катнашучыларга киләсе этапта уңышлар телибез!
Нет комментариев