Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәүкәт абый конкурсы

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Саба районы Балалар иҗат үзәге тарафыннан 28 ноябрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып үтте.

Конкурста катнашу өчен 31 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 9 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады. Конкурсантларга Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, республикабызның Халык артисты Венера Шакирова, шушы ук театр артисты, республикабызның Атказанган артисты Олег Фазылҗанов бәя бирде. Алар үз чиратларында конкурсантларга рәхмәт белдереп, катнашучыларның башкару осталыгы, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр. Шунысы сөенечле, җиңүче, призлы урынга лаек булучылар арасында районыбызның балалар театр коллективлары да бар. Мәсәлән, әлеге бәйгедә кечкенәләр төркемендә (1 - 4 сыйныфлар) Олы Мәтәскә урта мәктәбенең “Тамчы” театр коллективы (җитәкчеләре - Рәсимә Каюм кызы Исмәгыйлева, Әлфия Наил кызы Кәримуллина, Сөмбел Ибраһим кызы Камалиева, Алия Рафис кызы Сөнгатуллина) - беренче, зурлар төркемендә (8-11 сыйныфлар) Шәтке урта мәктәбенең “Күңелле сәхнә” театр коллективы (җитәкчеләре - Рәзифә Хәкимҗан кызы Габделхаева, Ләйлә Әхмәтвәли кызы Дәүләтшина) - икенче урынга лаек булдылар.

 

Фото: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1915929.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев