Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инвестицион проектлар каралды

6 декабрь көнне муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм “Нәүрүз” кооперативына караган Теләче сөт-май комбинаты җитәкчесе Раилә Хисмәтуллина белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2023 елга инвестицион проектларын карады.

 Чарада җаваплылыклары чикләнгән “Чулпан”, “Алан”, “Игенче”, “Агролак” ширкәтләре, “Низамов М.Х.”, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм икътисадчылары катнашты. Очрашуда игенчелек, терлекчелек тармагында җитештерүчәнлекне арттырып, югары рентабельлеккә ирешү мәсәләләре каралды. Әлбәттә, моның өчен югары технологиягә ия, заманча терлек тораклары булу шарт. 

 -  Сыерларны бәйләп асраудан китәргә кирәк. Төзелешне алып бару өчен хуҗалыкларга партнер буларак Теләче сөт-май комбинаты ярдәм итә ала. Җәйге айларда минималь бәя белән, һәм кыска срокларда терлек торагы төзеп чыгу кулдан килмәслек эш түгел,  -  диде сөйләшү барышында муниципаль район башлыгы Нәҗиип Хаҗипов. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев