Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңгырга сөенәбез дә, көенәбез

Табигать - Анабыз, комбайнчыларга ялны биреп кенә тора. Бүген авылда яшәүче һәркем яңгырлар еш яуганга борчыладыр. Чөнки соңгы гектар мәйданнарда калган игеннәрне җыеп аласы бар. Соңгы өч көндә түбәндәге комбайнчылар, механизаторлар урак һәм җир эшкәртү батырлары булып танылдылар. Алга таба аяз көннәр торып, аларга җиң сызганып эшләп алырга насыйп булсын

Сугуда
1 урында - Фәрит Шәяхмәт улы Вәлиев - "Сөт иле -Теләче" агрофирмасыннан.2 урында - Әмин Бәдремхан улы Касыймов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан.3 урында - Рәсим Фәхрислам улы Исламов - җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтеннән.
Җир эшкәртүдә
1 урында - Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Илсур Мансур улы Галиуллин - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән.
2 урында - Равил Габдрахман улы Нәбиуллин - җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән.
2 урында - Таһир Гомәр улы Баһавиев - җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәтеннән.
Өч көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча комбайнчылар һәм җир эшкәртүче механизаторлар арасында барган ярышта алдынгы урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте механизаторлары Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Илсур Мансур улы Галиуллин Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Мәгълүматлар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 8 сентябрь көнне алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X