Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Конкурс! Конкурс!

Удмуртия республикасының Милли сәясәт министрлыгы "Народов много - страна одна! Этно украшает" социаль реклама конкурсы уздыру башлангычы белән чыкты. Әлеге бәйге яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык бердәмлеге идеясен популярлаштыру, алга сөрү, милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан оештырыла. Ул "2014-2020 елларда Россия халкының этномәдәният үсеше һәм милләт бердәмлеген ныгыту"...

Удмуртия республикасының Милли сәясәт министрлыгы "Народов много - страна одна! Этно украшает" социаль реклама конкурсы уздыру башлангычы белән чыкты.

Әлеге бәйге яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык бердәмлеге идеясен популярлаштыру, алга сөрү, милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан оештырыла. Ул "2014-2020 елларда Россия халкының этномәдәният үсеше һәм милләт бердәмлеген ныгыту" федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Конкурста Идел буе федераль төбәгендә яшәүче Россия гражданнары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Эшләр аерым затлардан, иҗади төркемнәрдән, физик һәм юридик затлардан да кабул ителә.

Конкурста катнашу гаризалары 21 августта кабул ителә башлады һәм 30 октябрьгә кадәр дәвам итә. Тәкъдим ителгән эшләргә комиссия 31 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр бәя чыгара. Җиңүчеләрне быел 19 ноябрьдә бүләкләргә җыеналар.

Конкурс хакында өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: 8(912)01-00-465 - Анна Вадимовна Габдуллина, проект координаторы; (3412) 68-77-98 - Вера Васильевна Васева, Удмуртия республикасы Милли сәясәт министрлыгының бүлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X