13 май 2023 яңалыклары
-
Мәчеткә беренче нигез ташы салынды.
Бүген Җәнәй авылында мәчеткә беренче нигез ташы салынды.
-
Татарстанга тизлеге 20 метрга кадәр җитәчәк җил һәм яшенле яңгыр якынлаша
Шулай итеп, бүген төнлә һәм 14 майда көндез республикада урыны белән яшен һәм төньяк, төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
-
Кабат батыр якташыбызны искә алдык
Бүген, ягъни 13 май көнне, Теләче стадионында икенче тапкыр 2022 елның 27 февралендә махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич истәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.
-
«ДУСЛЫК ИЛЕНДӘ» дип исемләнгән музыкаль тапшырулар циклы старт ала
Агымдагы ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар турында «ДУСЛЫК ИЛЕНДӘ» дип исемләнгән музыкаль тапшырулар циклы старт ала.
-
ТУЗГАНАКТАН ФАЙДАЛЫ КАЙНАТМА
400 тузганак чәчәге җыярга. Бөҗәкләр чыксын өчен, салкын суга салып торырга була. Юмыйча әзерләргә дә ярый, юганда файдалы серкәсе югала. Әмма моның өчен чәчәкләр чиста урыннан җыелырга тиеш.