Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кабат батыр якташыбызны искә алдык

Бүген, ягъни 13 май көнне, Теләче стадионында икенче тапкыр 2022 елның 27 февралендә махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич истәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.

Анда районыбыз мәктәпләреннән 5 -10 сыйныф укучылары көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,  26 нчы “Барс” махсус отрядның төркем начальнигы Эдуард Панкратов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, Кукмара районының Чура авыл җирлеге башлыгы  Виталий Андреев,  ефрейтор Олег Кирилловның әти-әнисе, хәләл җефете, кызы, туганнары катнашты һәм чыгыш ясады. Эдуард Панкратов районда үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповка 26 нчы “Барс” махсус отрядының Рәхмәт хатын тапшырды.

 Исегезгә төшерәбез, махсус операция вакытында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Олег Кириллов  үлгәннән соң  “Батырлык” ордены белән бүләкләнде. Тантана барышында Олег Анатольевичның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Көн дәвамында укучылар турникта тартылу, пневматик мылтыктан ату, йөгерү, граната ату, туп этәрү, куллар белән җирдән этенү, вакытка АКМ – 74 автоматын сүтеп җыю, противогаз кию кебек ярыш-биремнәр буенча көч сынаштылар. Чарада катнашучыларны Теләче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре итле карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Ярыш азагында иң-иңнәргә Мактау грамоталары һәм Дипломнар тапшырылды. Командалар беренчелегендә Теләче – 1 командасына тиңнәр булмады. Аларга 26 нчы махсус “Барс” отрядының күчмә байрагы тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарны Шәтке, Теләче - 2 командалары бүлеште.

Җиңүчеләрне һәм җиңүче командаларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, тантана кунаклары һәм батыр райондашыбыз Олег Кирилловның якыннары тәбрикләде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев