Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ТУЗГАНАКТАН ФАЙДАЛЫ КАЙНАТМА

400 тузганак чәчәге җыярга. Бөҗәкләр чыксын өчен, салкын суга салып торырга була. Юмыйча әзерләргә дә ярый, юганда файдалы серкәсе югала. Әмма моның өчен чәчәкләр чиста урыннан җыелырга тиеш.

Төбендәге яшел чукларын алырга, алар төсен үзгәртә, әче тәм бирә. Чәчәкләрне 1 л суга салып, акрын утта 30 минут тирәсе кайнатырга, 1 сәгать тоткач сөзәргә. Тузганак ширбәтенә 2 кг шикәр комы кушып, 30 минут кайнатырга. Озаграк кайнатсагыз, куерак була.

✅Тузганак кайнатмасын иң күбе көнгә 2 аш кашыгы кабарга мөмкин. Кич йокларга ятар алдыннан капсагыз әйбәтрәк, ул тынычландыра, йокыны яхшырта. 5 яшькә кадәрге балаларга бирмәгез.

Чыганак:https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев