Мәчеткә беренче нигез ташы салынды.
Бүген Җәнәй авылында мәчеткә беренче нигез ташы салынды.
Мәчет салыначак нигездә Әгъләмҗан бабай белән Бибиниса әби алты бала үстергәннәр. Мәчет аларның тәүге балалары Рәшидә исеме белән аталачак. Аның оныгы Гөлнара, тормыш иптәше Айдар якыннары нигезендә мәчет салу ниятенә килә.
Изге эштә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм башка кунаклар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев