14 февраль 2026 яңалыклары
-
Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Бүген эшлекле шимбә киңәшмәсендә Кече Кибәхуҗа мәктәбенең физик тәрбия һәм хезмәт укытучысы Даутов Ришат Гомәр улына, юбилее уңаеннан, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Районыбыз командасы - беренче унлыкта
Теләчебез көрәшчеләре 12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирында Теләче данын яклап чыгыш ясады һәм районыбыз командасы беренче унлыкка керде.
-
Районыбызда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Районыбызда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар, аларның каберләренә чәчәкләр салдылар.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 1200 гектар мәйданда урманнар торгызылачак
2026 елда Татарстанда 2 550 гектар мәйданда урманнар торгызу буенча масштаблы эшләр планлаштырылган, аларның 1 200 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында торгызылачак. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.
-
Теләчедә чаңгы ярышы узды
Бүген Теләченең чаңгы базасында төрле яшьтәге райондашларыбыз арасында чаңгы ярышы узды.
-
Иртәгә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тула
Иртәгә, ягьни 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тула.
-
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта. Высокая единовременная выплата 2,9 млн рублей.
-
Контракт хезмәтенә медиклар җыялар
Татарстанда контракт хезмәте өчен белгеч-медиклар җыю башланды. «Татар-информ»га сайлау пункты офицеры Егор Горячевка сылтама белән хәбәр итүенчә, табиблар һәм медперсонал өчен шартлар пилотсыз система гаскәрләрендәге кебек булачак.
-
Коррупция: төп аспектлар һәм җаваплылык чаралары
Коррупция-ришвәтчелек һәм башка хокук бозуларны үз эченә алган шәхси максатларда вазыйфаи хәлдән явызларча файдалану. Бу төшенчә 25.12.2008 елгы 273-ФЗ номерлы законда билгеләнгән.
-
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган чара узды
Бүген Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды.
-
Поликлиникада түбә ишелеп төшкән
Химиклар урамында урнашкан Казан балалар поликлиникасы бинасында түбә ишелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бинаның ике кыеклы түбәсенең бер өлеше җимерелгән.