Контракт хезмәтенә медиклар җыялар
Татарстанда контракт хезмәте өчен белгеч-медиклар җыю башланды. «Татар-информ»га сайлау пункты офицеры Егор Горячевка сылтама белән хәбәр итүенчә, табиблар һәм медперсонал өчен шартлар пилотсыз система гаскәрләрендәге кебек булачак.
Контракт автомат тәртиптә озайтылмый, ә табиблар бары тик үз профильле хәрби вазыйфаларында гына хезмәт итәчәк. Төп аерма - озак әзерләнмәү.
Исегезгә төшерәбез, 2026 ел башыннан Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 млн сум тәшкил итә, шуның 2,5 миллионы республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Бу Идел буе федераль округында иң зур түләү һәм илдә иң зурларның берсе. Моннан тыш, төбәктә махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гарантияләнгән.
Хезмәткә кайнар линия буенча язылырга мөмкин 117 (кнопка 4). Шулай ук Казанда Аэропортовская урамы, 1/40 адресы буенча, (843) 221-44-52 телефоны буенча сайлап алу пункты эшли. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 8 800 222 59 00 номеры гамәлдә. Түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат heroes-tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев