Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Иртәгә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тула

Иртәгә, ягьни 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тула.

Бүген Теләчедә  сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган митинг узды. Бу истәлекле дата — үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләрне искә алу, һәлак булганнар алдында баш ию һәм язмышлары шул еллардагы вакыйгаларга бәйле булган ветераннарга ярдәм итү өчен бер мөмкинлек.

Чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. 

-  Бу истәлекле дата  күпмилләтле Ватаныбыз халыклары арасында тынычлыкны, татулыкны һәм дуслыкны саклауның мөһимлеге өчен кирәк.  Без үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган солдатларны һәм офицерларны мәңге истә тотачакбыз", - дип билгеләп үтте ул һәм барысына да сәламәтлек, ныклык, иминлек һәм иртәгәге көнгә ышаныч теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев