Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган чара узды
Бүген Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды.
Чараның максаты - балаларда якташлары, үз Ватаннары өчен милли горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С. балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар,кушылып җырладылар, шулай ук балачакта шагыйрь үзе уйнаган уеннарны уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев