15 июнь 2016 яңалыклары
-
"Теләче" газетасына язылырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле райондашлар! Узган абүнәгә "Теләче" газетасының санаулы саннары гына киләсе калды. Ә киләсе яртыеллык өчен 20 июньгә кадәр генә язылырга мөмкин. Вакытны кулдан ычкындырмыйк, хат ташучыларны бүгеннән күрик, газетага язылырга ашыгыйк.
-
Республика күләм үткәрелгән "ЭкоЯз" конкурсында җиңүчеләр арасында Теләче авылыннан Мортазиннар гаиләсе дә бар
Күптән түгел ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы чисталык ике айлыгы уңаеннан үткәрелгән "ЭкоЯз" дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясады. Исегезгә төшерәбез, традицион чисталык ике айлыгы республикада, шул исәптән районыбызда, апрель, май айларында үткәрелде. Җиңүчеләр арасында районыбызның Шәтке урта мәктәбе, җаваплылыгы чикләнгән "Мишә" ширкәте һәм Теләче авылында яшәүче Мортазиннар гаиләсе...
-
Рамазан шәриф - изге гамәлләр ае
10 июнь "Хәкимова" шәхси предприятиесенә караган "Маяк" кафесына җирле мөэмин-мөселманнар җыйналды. Елдагыча, Ураза тотучы дин кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм ифтар табынының химаячысы Хәмит Хәкимов дәште. Хәмит Габделхәй улы өчен бу көн икеләтә куанычлы көн иде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов аны туган көне белән котлап,...
-
ГТО: таләпләр югары, әмма үтәрлек
12 июнь көнне илебез җәмәгатьчелеге Россия көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан, ике куанычны бер итеп, райондашларыбыз Теләче болынындагы стадионда ГТО нормалары тапшырды. Чараны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов мәйданга килүчеләрне илкүләм бәйрәм белән котлап, ГТО таләпләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Райондашларыбыз үзләрен формада булуларын күрсәтте, әлеге мизгелләр истә...
-
Татарстанда хәбәрсез югалган 16 яшьлек кызны эзлиләр
Казанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 16 яшьлек Анна Журавлеваны эзли. 2014 елның ноябрь уртасында Ижауда яшәүче Анна өеннән чыгып китә һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгесез. Соңгы тапкыр аны Казанда күргәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, кыз Казанга очраклы машиналарга утырып - автостоп ярдәмендә килгән. Хокук сагындагылар аның шул рәвешле...
-
Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кыла
Кичә, 14 июльдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән китте. бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде. Ике көнлек визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хасфурт шәһәренә барачак, анда ул "DLG басу көннәрендә" (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак. Быел чараның төп тематикасы - авыл хуҗалыгында...
-
Әлмәттә 11 яшьлек малай асылынган
Әлмәттә бер малай әти-әнисе туган көненә велосипед бүләк итмәгән өчен асылынган. Бүген төнлә 11 яшьлек Вадим Р. туган көненә 4 сәгать вакыт калгач, үз-үзенә кул салган. Бала әти-әнисеннән искесе урынына яңа велосипед сораган булган, әмма өлкәннәр каршы төшкән. Вадим үзенең бүлмәсендә асылынган. Аның гәүдәсенә 23.50 сәгатьтә тап булалар. Хәзер уздырылучы...
-
Россия хөкүмәте яшәү минимумын 9776 сумга җиткерде
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалады. Хөкүмәт башлыгы карары нигезендә, Россиядә 2016 елның беренче кварталында кеше башына туры килгән яшәү минимумы 9776 сум тәшкил итә. Хезмәткә сәләтлеләр өчен яшәү минимумы - 10524, пенсионерлар өчен - 8025, балаларга - 9677 сумга җиткерелде. Яшәү минимумының күләме халыкның ятормыш дәрәҗәсен...
-
Татарстанда 1 июльдән газга бәя артачагы билгеле булды
Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Комитетның 10 июньдә чыккан карарында Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләре раслануы хакында әйтелә. Шулай итеп, 2016 елның 1 июленнән башлап ул куб метр өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) булачак. Арту күләме - 2,13 %....
-
Балалар бакчасы һәм мәктәпләр хәләл ризык белән тәэмин ителә башлый
Җитештерелгән хәләл продукциянең кайсы мәктәп һәм балалар бакчасына китерелүен әти-әниләр, белем бирү оешмасы җитәкчеләре хәл итәчәк. Әлеге яңалык Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандарты комитеты таныклыгы алгач билгеле булды.Нәкъ менә әлеге департамент мәктәп һәм бакчалар өчен ярымфабрикатлар әзерли. Хәләл продукцияне атнага бер тапкыр -...
-
Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле булды
Быел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 5 июльдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы укзаы бастырылып чыкты. "Татарстан Республикасында ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 5 июль - Ураза бәйрәме, 12 сентябрь Корбан бәйрәме башланган көн", - диелә документта. Указ бастырылган көненнән көченә...