Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кыла

Кичә, 14 июльдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән китте. бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде. Ике көнлек визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хасфурт шәһәренә барачак, анда ул "DLG басу көннәрендә" (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак. Быел чараның төп тематикасы - авыл хуҗалыгында...

Кичә, 14 июльдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән китте. бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Ике көнлек визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хасфурт шәһәренә барачак, анда ул "DLG басу көннәрендә" (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак. Быел чараның төп тематикасы - авыл хуҗалыгында дроннарны файдалану мәсьәләләре һәм ашламалар куллануның нәтиҗәле методлары.

Татарстан Республикасы Президенты эше программасында Швайнфурт шәһәрендә Schaeffler Technologies предприятиесендә (машина төзелеше, авиация, космос сәнәгате һәм автоиндустрия өчен подшипниклар, линия юнәлешле эшләнмәләр һәм двигательләр элементлары җитештерүче) булу каралган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев