Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гран-при – безнеке! (Теләченең "Сердәш" Халык театры ирешкән уңышлар турында гәҗиттә мәкалә)

14 ноябрь көнне республикабызның иң олпат һәм затлы мәдәният сарайларының берсе булган Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел-йорт" дип исемләнгән фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Чара театр коллективларының чыгышлары белән беррәттән, аерым номинацияләрдә җиңү яулаган үзешчән артистларның, режиссерларның, сценография осталарының...

14 ноябрь көнне республикабызның иң олпат һәм затлы мәдәният сарайларының берсе булган Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел-йорт" дип исемләнгән фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Чара театр коллективларының чыгышлары белән беррәттән, аерым номинацияләрдә җиңү яулаган үзешчән артистларның, режиссерларның, сценография осталарының һәм рәссамнарның да хезмәтләре дә бәяләнеп үтте. Ә иң төп приз - Гран-прига - Теләче авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" Халык театры лаек булды һәм Диплом һәм миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Театр коллективы фестиваль-бәйгедә халык язучысы Аяз Гыйләҗевның "Яра" спектакле белән катнашкан иде.

Халык театрларын бүләкләү тантанасында ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, республикабызда традицион мәдәниятны үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, фестиваль-бәйгенең жюри рәисе, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Та-тарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арсланов һәм жюри әгъзасы, данлы Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының иң күренекле артистларының берсе, РСФСРның атказанган артисты Әзһәр Шакиров чыгыш ясады һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Ә "Сердәш" Халык театрына бирелгән олы бүләкне ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина кулыннан муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән театрның режиссеры Фирдәвес Нәгыймова кабул итеп алды.

Әлбәттә, әлеге зур җиңүнең артында үзеш-чән артистларыбызның биниһая зур хезмәте ята. Алар: Җамал карчык - Фирдәвес Нәгыймова, Шәкүр карт - Нурмөхәммәт Насыйбуллин, Зөләйха карчык - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева, Сөләйман карт - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев, Сафура - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнур Гыймранова, Мөхәммәт - Равил Насыйбуллин, Зәйтүнә - Алена Шәмсиева, Габдулла - Илсур Шәйдуллин, Гайшә - Светлана Романова, Кәримҗан - Рафил Хуҗин һәм тавыш операторы - Ирек Гайнуллиннар. Азактан районыбыз үзешчәннәре җиңүче коллектив буларак "Яра" спектаклен Казан тамашачысына күрсәтте. Казан тамашачысы үзешчәннәребезгә рәхмәтле булып, аягүрә басып кул чапты. Спектакль бик тәэсирле булды: аларның күбесе спектакльне яшь аралаш тамаша кылды.

Әлбәттә, бу очракта театр коллективын бер йодрыкка туплап, күңелләренә хезмәт дәрте биреп, җиңү рухы иңдергән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов белән театрның режиссеры Фирдәвес Нәгыймовадан башка күз алдына да китереп булмый. Бу ике җитәкче һәрвакыт үзешчән артистларыбыз белән бергә булып, остазлык иттеләр, аларга ышанычлы таяныч булдылар.

Кичәге җиңүебез артында үзешчән артист-ларыбызның көндәлек репитицияләре, фидакарь хезмәте белән беррәттән, җитәкчеләр-нең зур оештыру осталы-гы, таләпчәнлеге, үз эшләренә бирелгәнлек-ләре ярылып ята. Алга таба да Теләче артистларының әлеге абруе, үзешчән татар милли театр сәнгатендәге дәрәҗәле урыны алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән ышаныч бар.

Ышаныч дигәннән, "Сердәш" Халык театр коллективы, киләсе елда мактаулы кунак буларак, яңа спектакль белән, халык театр коллективларының 16 нчы төбәкара "Идел-йорт" фестивален ачып җибәрәчәк. Ә 2017 елдан фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, яңадан фестиваль бүләкләренә дәгъва кыла алачак. Алдагы бәйгеләрдә дә җиңүләр насыйп булсын сезгә, хөрмәтле үзешчәннәребез!

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X