Теләче Информ

Теләче районы

Новости со всего света

Әзер булып торыгыз: 2016 елдан балалар бакчасы өчен түләү артачак

Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүләр артачагы турында хәбәр итә. Түләүләр уртача алганда 8% ка артачак (180 - 270 сум тирәсе арта). Нәтиҗәдә, әти-әниләргә баласын балалар бакчасына йөртү өчен хәзерге 2563 сум урнына 2770 сум түләргә туры киләчәк. Министыкта әйтүләренчә, бәяләр арту балалар бакчаларын...

Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүләр артачагы турында хәбәр итә.

Түләүләр уртача алганда 8% ка артачак (180 - 270 сум тирәсе арта). Нәтиҗәдә, әти-әниләргә баласын балалар бакчасына йөртү өчен хәзерге 2563 сум урнына 2770 сум түләргә туры киләчәк.

Реклама
2VtzquYYXcQ

Министыкта әйтүләренчә, бәяләр арту балалар бакчаларын тоту өчен чыгымнар арту беләр бәйле. Соңгы арада азык-төлеккә бәяләр бик нык артты, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләр өчен дә акча кирәк.

Бу мәсьәлә буенча сорауларны мәгариф министры Энгель Фаттаховның шәхсән үзенә бирергә мөмкин, моның өчен Engel.Fattahov@tatar.ru электрон почтасына хат язып салырга кирәк. Шулай ук 9.00 - 18.00 вакыт аралыгында министрлыкта кайнар линия эшли, аның телефон номерлары: 8(843)-294-95-08.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2VtzquYYXcQ