17 апрель 2024 яңалыклары
-
Үз вакытында үткән профилактика – сәламәтлекнең нигезе!
Нык сәламәтлек озын һәм актив тормыш тәэмин итә. Озак елларга сәламәтлекне саклап калу өчен профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны вакытында үтәргә кирәк.
-
Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» бәйгесе үткәрелә
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә. Конкурсны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы оештыра, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.
-
Бердәм рәвештә өмәгә чыктылар
Экологик икеайлык кысаларында, бүген, теләчелеләр язгы өмәгә чыкты.
-
Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме узды
Бүген Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында «Карга боткасы» пешерделәр.
-
Җиңү көне якынлаша
Яшь аралаш елмаеп бәйрәм итә торган Җиңү көне якынлаша.
-
Заманга яраклашып эшләү зарур
17 апрель көнне муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыкларының терлекчелек тармагында март аенда куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды.
-
Кафеда барысы да тигез
Җәмәгать туклануы оешмасы һәм клиент арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне законнар белән җайга салу нигездә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» федераль закон нигезендә башкарыла. «Әлеге закон нигезендә РФ хөкүмәте җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләрен раслады, аның нигезендә башкаручы теләсә кайсы кулланучыга хезмәт күрсәтергә тиеш.
-
Коточкыч авария. Өч кеше һәлак булган.
Татарстанның Нурлат районындагы автомобиль юлында авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Фильмның алдагы сериясе Карачтау авылында төшерелде
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә- җыры кала» әсәре буенча сугыш елларын чагылдырган 20 бүлектән торган телесериал эшли.
-
Бакча җиләге турында
Бакча җиләгенең корыган яфракларын кисеп алыгыз, аларда узган елгы гөмбәчек авырулары калган булырга мөмкин. Аннары һәр төпкә 1-2 аш кашыгы коры биогумус сибегез, көл дә сибәргә ярый.
-
“Ярдәмләшеп яшик!” – “Все для Победы!” исеме астында зур хәйрия концерты булачак
Иртәгә, ягъни 18 апрель көнне, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән районыбызда “Ярдәмләшеп яшик!” – “Все для Победы!” исеме астында зур хәйрия концерты оештырыла.
-
Быел да язылучыларыбыз арасында күп бүләкләр уйнатылачак. Төп приз - бозау!
Районыбызда вакытлы матбугатка язылу буенча “Язылу бүләк ит” акциясе дә бара. Әлеге игелекле чарада барлык оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбызның да актив кушылуларын көтеп калабыз.
-
Техник тикшерү
Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара. Чөнки ул РФ хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган кагыйдәләрнең 5 маддәсе «б» пункты белән беркетелгән.
-
Премияләр булдырылды
Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан язгы кыр эшләрендә иң күп нормо-смена эш башкарган механизаторларга кызыксындыру чаралары билгеләү турында Нигезләмә эшләнде.