Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме узды

Бүген Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында «Карга боткасы» пешерделәр.

Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары Закирова А.Х. һәм музыка җитәкчесе Зәйнетдинова З.З. белән берлектә бик зурлап, бөтен шартын китереп уздырган  бәйрәмне!

"Матур түтәй,
Бир безгә бер күкәй!
Безгә бирсәң бер күкәй-
Тавыгың салыр йөз күкәй!"- дип халык әйтемнәрен дә искә төшергәннәр. 

"Карга боткасы" ның кайчан килеп чыгу тарихын, элекке елларда ничек узуы белән танышканнар.   «Карга боткасы» пешкән арада борынгы уеннарны уйнап, бик күңелле итеп бәйрәм иткәннәр.  Бәйрәм тәмамлангач, балалар урамда «карга боткасы» белән сыйланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев