Татарстанның Нурлат районындагы автомобиль юлында авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 26 яшьлек ир-егет идарәсендәге «Приора» машинасы каршы як полосага чыга һәм «Гранта» белән кара-каршы бәрелешә.
63 яшьлек «Гранта» йөртүчесе һәм «Приора» ның ике пассажиры фаҗига урынында ук һәлак була.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstan-trassasynda-kotockyc-avariiada-o
Нет комментариев