Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Заманга яраклашып эшләү зарур

17 апрель көнне муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыкларының терлекчелек тармагында март аенда куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәне кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов башлап җибәрде.  Киңәшмәдә көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, “Россельхозцентр”ның Теләче бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов чыгыш ясады. 

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында 14 күрсәткеч буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынга чыккан “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхинга мактаулы приз - Ат сыны, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, ширкәтнең терлекчеләренә җылы юрганнар тапшырылды. “Игенче” ширкәте терлекчеләре бүген һәр сыердан 26,4 килограмм сөт савып алуга ирешә. Икенче һәм өченче урыннарда җаваплылыклары чикләнгән  “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләре. Исегезгә төшерәбез, март аенда мәгълүм рейтингта беренче урынны  җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте терлекчеләре яулаган иде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев