Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Тукай районының элеккеге башлыгын хөкем итәләр

Чаллы шәһәр судында хөкем карарын Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка чыгардылар.

 Аңа карата җиде эпизод карыйлар, алар арасында ришвәт алу (РФ Җинаять кодексының 290 маддәсе), вазифаи вәкаләтләрне чиктән тыш куллану (РФ Җинаять кодексының 285 маддәсе), вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру (РФ Җинаять кодексының 286 маддәсе).

Соңгы сүз алдыннан гаепләнүче Фаил Камаев, инфакрт булмаса ярар иде, дип  йөрәген тота.  Адвокат глицин тәкъдим итә. 

Дәүләт гаепләүчесе  хөкем ителүчегә җиде елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны сынау срогы белән шартлы рәвештә биш елга һәм 12 миллион сумга штраф белән билгеләргә сораган. Адвокатлар хөкем ителүченең тикшерү белән актив хезмәттәшлек итүенә бәйле рәвештә җәзаны йомшартырга сораган.

Чыганак: чаллыяңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев