16 ноябрь көнне Теләче боз сараенда Нуриев Самат Хаким улына 60 яшь тулу уңаеннан Арча районы ветераннары һәм Югары Кибәхужа авылы хоккей командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды.
- Уен бик мавыктыргыч, күңелле үтте. Самат Хакимович Югары Кибәхуҗа командасы өчен күп еллар уйнап килә. Теләче хоккей лигасы уеннарында безнең команда призлы урынга лаек булды.Самат Хакимовичка алдагы тормышында исәнлек-саулык, сәламәтлек, тормыш иптәше Миләүшә ханым белән балалар, оныклар игелеген күреп гомер итүен телибез,- дип язалар безгә Югары Кибәхуҗа авыл җирлегеннән.


Нет комментариев