18 март 2022 яңалыклары
-
Айдар авылында "Нәүрүз" + "Язылучылар көне" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак
Хөрмәтле райондашлар! 19 март көнне сезне Айдар авылында узачак "Нәүрүз" + "Язылучылар көне" дип исемләнгән бәйрәм чарасында көтеп калабыз! Программада: җыр, бию, кызыклы уеннар, кайнар чәй, коймак, пылау, балалар өчен попкорн.
-
Дуслар, сайрар кошларны каршыларга без шулай әзерләнәбез, ә сез?
Бәйгебезнең дүртенче катнашучысы- Олы Нырсы авылыннан, Рушан Гарифуллин менә шушындый искиткеч сыерчык оясы ясап алып килде!
-
Саклану кирәк
Быелгы кыш кар-бураннарга бай булды. Яз кояшы карый башлауга районда язгы су басу һәм ташу суларын тоткарлыксыз үткәреп җибәрүгә әзерлек чаралары күрелә.
-
«Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге»
16 март көнне Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге» дип исемләнгән чара оештырды.
-
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада фестиваленең зона туры
17-19 март көннәрендә Арча шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" эстрада фестиваленең зона туры үтә.
-
Алоэның 3 ШИФАСЫ
1 Авырудан соң организмнары хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3-4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчертәләр. Туберкулез булганда, 100 әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр 1 әр стакан кайнар сөткә 1 әр аш кашыгын кушып эчәләр. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызалар. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куялар.
-
295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек бирде
Хезмәт кенәгәсе - кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ.