Айдар авылында  "Нәүрүз" + "Язылучылар көне"​ дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак
Район яңалыклары

Айдар авылында "Нәүрүз" + "Язылучылар көне"​ дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак

Хөрмәтле райондашлар! 19 март көнне сезне Айдар авылында узачак "Нәүрүз" + "Язылучылар көне"​ дип исемләнгән бәйрәм чарасында көтеп калабыз!​ Программада: җыр, бию, кызыклы уеннар, кайнар чәй, коймак, пылау, балалар өчен попкорн.

Бәйрәм чарасының махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов. Бу көнне "Теләче" район газетасына да язылып булачак һәм шул ук көнне язылучылар арасында бүләкләр дә​ уйнатылачак! Игътибар! 6 айлыкка газетага язылганлыкка квитанцияләрне ​ соңыннан “Языл һәм бүләк от!” акциясенә дә җибәрә алачаксыз. Димәк, бу көнне сез рәхәтләнеп күңел ачасыз, газетага языласыз һәм бүләкләр отасыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!


Нет комментариев