«Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге»
Район яңалыклары

«Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге»

16 март көнне Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге» дип исемләнгән чара оештырды.

Бу көнне мөнәҗәтләр һәм бәетләр яңгырады, мөнәҗәтләр аша​ аерым алынган кешеләр һәм җәмгыятьнең уй-фикерләрен, борчуларын, хисләрен тапшырды.
Кичә ахырында тәмле сыйлар һәм татар халкының милли ризыгы- "Зур Бәлеш"​ белән чәй эчү оештырылды.


Нет комментариев