Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саклану кирәк

Быелгы кыш кар-бураннарга бай булды. Яз кояшы карый башлауга районда язгы су басу һәм ташу суларын тоткарлыксыз үткәреп җибәрүгә әзерлек чаралары күрелә.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрү буенча  бурычлар җиткерелде. Язгы чорда түбәләрне кардан чистарту буенча чаралар күрү кирәклеге дә әйтелде. Җыелыш  барышында  ашлык һәм ашлама складлары биләмәләрен кардан чистарту, ветеринария берләшмәсенә биотермик чокырларның торышын контрольдә тоту кирәклеге дә ассызыкланды. Юлларда өзеклек тудырмау максатыннан су торбаларын җаваплы кешеләргә  игътибарга алырга  тәкъдим ителде.  Авыл  җирлекләрендәге гидротехник корылмаларның суын куркынычсыз режимга күчерү  тәкъдим ителде. Утырыш кысаларында  әлеге эш буенча җаваплы җитәкчеләрнең  чыгышлары тыңланды. Су басу куркынычы янаган Караширмә, Үзәк, Ачы, Екатериновка авылларында медицина ярдәме, янгын куркынычсызлыгы, терлекләрне  вакытлыча башка урынга күчереп тору, балаларны мәктәпкә йөртү, кирәк булган очракта халыкны азык-төлек белән тәэмин итү һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча уртага салып сөйләшенде. Тиздән укучылар язгы каникулга чыгачак. Әти-әниләр һәм укытучылар балаларга елга һәм күл буйларына баруның куркыныч булуын тагын бер аңлатса иде. Боз катламының юкара баруы да балык тотучыларны куркытмый кебек. “Сакланганны гына саклармын” дигән әйтемне онытмасак иде.
Эльмира Котдусова. 

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев