18 март 2026 яңалыклары
-
«Ялкын» мәктәп медиалары фестиваленә гаризалар кабул итү март ахырына кадәр озайтылды
Республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты 31 мартка кадәр озайтылды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу катнашучыларга үз медиапроектларын тәкъдим итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк.
-
Кечкенәдән өйрәнеп үсәләр
Бүген, ягъни 18 март көнне, ”Батыр” спорт комплексында башлангыч сыйныф укучылары катнашында (7 яшьтән 10 яшькәчә булган балалар арасында) Бөтенроссия “Аҗаган 2.0” дип исемләнгән хәрби - патриотик уеннарының район туры булып үтте. Шунысы игътибарга лаек, моңарчы әлеге уеннар өлкән сыйныф укучылары арасында гына үткәрелеп килде. Быелдан башлап, уеннар башлангыч һәм урта сыйныф укучылары арасында да үткәреләчәк. Урта һәм өлкән сыйныфлар арасындагы уеннар 9 апрельдә үткәреләчәк.
-
Бәйгегә килгән тагы бер фото
Фотода - Сабирҗанов Ильмаз, «Урманкай» мәктәп урманчылыгы әгьзасы, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.
-
Саннар артында - ачы хәсрәт…
Исегезгә төшерәбез, каршы як полосага чыгу белән бәйле хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү максатыннан 5 марттан 18 мартка кадәр республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында “Каршы як полоса” дип исемләнгән профилактик чара барды. Акция барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны ачыкладылар, машина йөртүчеләр белән аңлату эшләре алып бардылар һәм каршы як полосага чыгуның куркыныч маневр булуы турында кисәттеләр.
-
Түләүле трассалар популярлаша
Татарстанда түләүле автомобиль юлларына ихтыяҗ арта. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, машина йөртүчеләрнең 30% ка кадәр түләүле маршрутларга күчә, бушлай челтәргә йөкләнешне киметә.
-
Кол Шәриф мәчете 19-20 март көннәрендә ябык булачак
Ураза бәйрәме алдыннан Кол Шәриф мәчетен туристлар өчен вакытлыча ябачаклар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы Мэриясенең матбугат үзәге.
-
Бер атна эчендә бензинның бар төрләре дә кыйммәтләнгән
Март аеның беренче ункөнлегендә Татарстанда автомобиль ягулыгына бәяләр арту дәвам итте. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, АИ-92 маркалы бензин аеруча кыйммәтләнгән — литры 60,82 дән 61,23 сумга кадәр.
-
Бәйгегә әле хаман фотолар килүен дәвам итә
Илле икенче һәм илле өченче катнашучыларыбыз , Теләченең беренче номерлы балалар бакчасыннан Елгушова Римма белән Раяна.
-
+13 градуска кадәр җылы булачак
ТР Гидрометцентр үзәге хәбәр итүенчә, 18 мартта Татарстанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен премияләр арттырылды
Татарстан Министрлар Кабинеты агросәнәгать комплексы өлкәсендә һөнәри конкурсларда җиңүчеләр өчен акчалата премияләрне индексацияләү турында Карар кабул итте. Бүләкләү күләме 100 дән 114,9 мең сумга кадәр арттырылды.
-
Каргалар артыннан сыерчыклар очып килде
Яз җитү белән күчмә кошлар кышлаудан соң туган якларына кайталар. Татарстанда язгы җылылыкның беренче хәбәрләреннән – каргалардан соң урман күгәрченнәре, тургайлар, сыерчыклар, казлар һәм челәннәр пәйда булды.
-
Бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды
«Батыр» спорт комплексында 1-2 класс, 3-4 класс,5-6 класс, 7-8 класс укучылары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
-
Бәйге дәвам итә
Шәдке урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Мөстәкыймова Мәрьям һәм 2 сыйныф укучысы Мөстәкыймова Ясминә сыерчык оясы район бәйгесендә катнаша.
-
«Нәүрүз» бәйрәменә чакырабыз
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 21 март көнне, Шәтке авылында узачак «Нәүрүз» бәйрәменә чакырабыз!
-
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта.