Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Саннар артында - ачы хәсрәт…

Исегезгә төшерәбез, каршы як полосага чыгу белән бәйле хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү максатыннан 5 марттан 18 мартка кадәр республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында “Каршы як полоса” дип исемләнгән профилактик чара барды. Акция барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны ачыкладылар, машина йөртүчеләр белән аңлату эшләре алып бардылар һәм каршы як полосага чыгуның куркыныч маневр булуы турында кисәттеләр.

Хокук сакчылары кисәткәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча каршы як полосага рөхсәт ителмәгән урыннарда чыгу зур штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү белән төгәлләнергә мөмкин.

Хөрмәтле райондашлар! Россия Федерациясе Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре нигезендә, узып киткәнче, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының буш булуына инанырга тиеш,  ул юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырырга  тиеш түгел. Әлеге таләпләрне бозган машина йөртүчегә җиде мең ярым сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу тагын кабатланса,  бу бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. 

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Сезнең һәм пассажирларның сәламәтлеге һәм гомере - сезнең кулларда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлларда куркыныч маневрлар ясамагыз, автомобильдә хәрәкәт иткәндә һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз. Юлда югары тизлек белән хәрәкәт итеп, отылган вакыт берничек тә кеше гомеренә тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев