Татарстан Министрлар Кабинеты агросәнәгать комплексы өлкәсендә һөнәри конкурсларда җиңүчеләр өчен акчалата премияләрне индексацияләү турында Карар кабул итте. Бүләкләү күләме 100 дән 114,9 мең сумга кадәр арттырылды.
Үзгәрешләр гаилә фермерлары династияләре, иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре һәм АПКда хуҗалык итүнең кече формаларын актив үстерүче авыл җирлекләре башлыклары өчен үткәрелгән конкурсларга кагыла.
Чыганак:реальное время
Нет комментариев