Кечкенәдән өйрәнеп үсәләр
Район яңалыклары

Кечкенәдән өйрәнеп үсәләр

Бүген, ягъни 18 март көнне, ”Батыр” спорт комплексында башлангыч сыйныф укучылары катнашында (7 яшьтән 10 яшькәчә булган балалар арасында) Бөтенроссия “Аҗаган 2.0” дип исемләнгән хәрби - патриотик уеннарының район туры булып үтте. Шунысы игътибарга лаек, моңарчы әлеге уеннар өлкән сыйныф укучылары арасында гына үткәрелеп килде. Быелдан башлап, уеннар башлангыч һәм урта сыйныф укучылары арасында да үткәреләчәк. Урта һәм өлкән сыйныфлар арасындагы уеннар 9 апрельдә үткәреләчәк.

Район мәгариф бүлеге  һәм “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый -  дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге тарафыннан үткәрелгән чарада районыбыз мәктәпләреннән җәмгысе 7 отряд катнашты. Уеннарда катнашучы балаларны һәм аларның җитәкчеләрен иң элек район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова белән “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте”  Бөтенроссия  иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшләр хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова сәламләде. Чыгыш ясаучылар билгеләп узганча, уеннар балалар күңелендә хәрби - патриотик рух, Ватанга мәхәббәт һәм киләчәктә сау - сәламәт, тулы канлы тормыш белән яшәүче актив кешеләр итеп тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

 

Отрядлар презентацияләү, җырлап сафларда йөрү осталыгы, Ватан тарихы, ягъни формадагы каһарманнар викторинасы, беренче ярдәм күрсәтү, “Иң төз атучы мәргән” һәм “Аҗаган” дип исемләнгән маршрут уеннары кебек биремнәр буенча көч сынаштылар. 

Ярты көн дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч уеннарда гомуми нәтиҗәләр буенча Алан урта мәктәбе отряды җиңүгә иреште. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче белән Олы Мәтәскә урта мәктәбе отрядлары яулады. 

Аерым биремнәр буенча  призлы урыннарга лаек булган һәм гомуми нәтиҗәләр буенча алдынгы урыннарга чыккан отрядларны район мәгриф бүлеге җитәкче Наталья Карпова, “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүләге җитәкчесе Алия Сабирова, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе, интернационалист - сугышчы, запастагы офицер Рәис Нуртдинов һәм район мәгариф бүлеге методисты Гөлүсә Габдрахманова бүләкләде. Аерым биремнәр буенча призлы урыннарга лаек булган отрядларга Мактау грамоталары,  ә гомуми нәтиҗәләр буенча алдынгылыкка ирешкән отрядларга Мактау грамоталары белән беррәттән, медальләр һәм истәлек бүләкләре дә тапшырылды.

Бүгенге уеннарның җиңүчесе - Алан урта мәктәбе отряды тиздән Казанда узачак зона этабында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.


Нет комментариев