20 июнь 2026 яңалыклары
-
Бакчачы ярдәмчесе
Табигаттә зарарлы бөҗәкләр бар, ләкин файдалы бөҗәкләр дә юк тугел. Барыбызга да таныш бөҗәк, татарчасы камка (божья коровка), талпаннар, суалчаннар һәм үсемлекләрнең корткыч бөҗәкләре белән туклана икән.
-
«Казаноргсинтез»да инвестицияләр күләме ике тапкырга диярлек арткан
2025 елда «Казаноргсинтез»да инвестицияләр күләме 86% ка, ягъни 19 млрд сумга арткан. Бу хакта предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышында компаниянең генераль директоры Айрат Сафин хәбәр итте.
-
Татарстанның Хезмәт министрлыгы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде
Татарстанда балалы гаиләләр санын арттыруга һәм традицион кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән «Гаилә» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыру дәвам итә. Күпбалалы, аз керемле, студент, шулай ук авылда яшәүче балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
-
Барда җыены башланып китте
Пермь краеның Барда муниципаль округында Барда җыены башланып китте.
-
Олы Мишәдә балалар Сабан туе үткәрделәр
19 июнь көнне, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, Олы Мишә авылында балалар Сабан туе үткәрелде.
-
Татарстанда ясалма интеллект буенча түгәрәкләр алып бара башлаячаклар
Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ясалма интеллект буенча масштаблы проект эшли башлады. Сентябрь аенда ук мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә ясалма интеллект-түгәрәкләр ачылачак, ә аларны 239 укытучы һәм 100 көллият педагогы алып барачак. Һәркем бер мәртәбә 258 мең сум күләмендә акча алачак. Укытучылар исемлеге инде расланган.
-
Ел башыннан республика юлларында 127 кешенең гомере өзелгән
Кызганыч, республикабыз юлларында аварияләр, һәлак булучылар саны да кимеми. Республикабыз авылларында, районнарында Сабантуйлар гөрләгән 6-7 июнь көннәрдә аварияләрдә биш кешенең гомере өзелде. Шуларның җидесе - өлкәннәр, берсе - бала. Фаҗигаларның килеп чыгуының төп сәбәбе - автомобильләрнең каршы якка чыгуы һәм юл читенә төшеп каплануы. Шулай ук машина астында калып тапталучылар бар. Шундый фаҗигалар Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә булды.