Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бакчачы ярдәмчесе

Табигаттә зарарлы бөҗәкләр бар, ләкин файдалы бөҗәкләр дә юк тугел. Барыбызга да таныш бөҗәк, татарчасы камка (божья коровка), талпаннар, суалчаннар һәм үсемлекләрнең корткыч бөҗәкләре белән туклана икән.

- Бу сөйкемле беренче карашка бөҗәкләр – табигый ерткыч булып исәпләнә, алар корткычларның популяциясен пестицидлар кулланмыйча гына контрольдә тоталар. Олы бөҗәкләр көн дәвамында 60 тан 100 гә кадәр бетләр һәм талпаннар, йомшак тәнле бөҗәкләр, кандала һәм күбәләкләр йомыркаларын ашыйлар. Бу гаҗәеп коңгызларның личинкалары сәгатенә 40 ка кадәр бет ашый. Бу ярдәмчеләрне үз бакчаларыңа җәлеп итү өчен мәтрүшкә, меңъяфрак, пижма, кинза, укроп чәчәргә кирәк. Бөҗәк, болардан тыш, колорад коңгызы белән көрәшә, аның личинкаларын ашый. Бу гаҗәеп бөҗәкләрнең популяциясе, экосистемаларның тотрыклылыгын саклауда, бигрәк тә авыл хуҗалыгында мөһим элемент буларак, кеше тарафыннан  игътибарга лаек булырга тиеш, – диде Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Рәис Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев