Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ел башыннан республика юлларында 127 кешенең гомере өзелгән

Кызганыч, республикабыз юлларында аварияләр, һәлак булучылар саны да кимеми. Республикабыз авылларында, районнарында Сабантуйлар гөрләгән 6-7 июнь көннәрдә аварияләрдә биш кешенең гомере өзелде. Шуларның җидесе - өлкәннәр, берсе - бала. Фаҗигаларның килеп чыгуының төп сәбәбе - автомобильләрнең каршы якка чыгуы һәм юл читенә төшеп каплануы. Шулай ук машина астында калып тапталучылар бар. Шундый фаҗигалар Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә булды.

Ике ял көне дә юл - транспорт һәлакәтләре белән истә калачак. Шимбә көнне Әгерҗе районындагы авариядә 13 яшьлек баланың гомере өзелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, машина йөртүче 40 яшьлек хатын-кыз зур тизлек белән барганда идарәне югалта һәм юл читенә чыгып оча. Автомобиле әйләнеп капланган. Салонда дүрт бала була., берсе үлә, өчесе хастаханәгә эләгә. Шушы ук районда  тагын бер машина юл читенә төште, бер кешенең гомере өзелде. “Рено - Логан” автомобилен йөртүче югары тизлек белән каршы як полосага чыга һәм юл кырыена төшеп каплана. Бу очракта пассажиры вафат.

7 июнь көнне Апас районында “Лада”ны йөртүче 74 яшьлек ир-ат каршы як полосага керә, анда бу вакытта йөк машинасы барган була. Бәрелешәләр. “Лада” машинасының алгы ягы сытылып-янчелеп беткән, йөртүчесе үлгән, йөк машинасы юл читенә төшеп әйләнеп каплана.

6-7 июнь көннәрендә ике җәяүле тапталып һәлак булды. Ял көнне өлкән яшьтәге хатын-кызны трактор бәрдерә. Күзәтү видеокамерасы кадрларыннан күренгәнчә, эксковаторның артка чигенгән чагы булган. Күрәсең, эксковаторда эшләүче юлда ярамаган җирдән чыгучыны күрмәгән. Тротуардан түгел, юл буйлап барган 1944 елгы хатын-кыз шунда ук җан бирә. Аңа икенче якка чыгарга кирәк тә булмаган. Тракторчыга 23 яшь  икәне билгеле. Шуңа охшаш хәл төнлә Әлмәт районында булган. Күрәсең, “Рено” йөртүчесе караңгыда юлда баручы кешене абайламаган. Җәяүле машина астында кала һәм “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнче җан биргән.

8 июнь көнне Лаеш районында самокатта йөргән 15 яшьлек баланың гомере өзелгән. Малай урам буйлап барышлый йөк машинасы арбасыннан  чыгып торган баганага килеп керә. Ул бик авыр тән җәрәхәте ала һәм фаҗига урынында җан бирә. Бу хәл “Агроси - 2” торак комплексында килеп чыккан. Тикшерү комитеты саксызлык сәбәпле, кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хәзер белгечләр яшүсмернең юл йөрү кагыйдәләрен үтәр-үтәмәвен, машина йөртүченең йөкнең тиешле таләпләр буенча саклануын ачыклаячак.

Ел башыннан республика юлларында 127 кешенең гомере өзелгән. Узган елгы шушы чор күрсәткече белән чагыштырганда 23 кә күбрәк.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев