Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

«Казаноргсинтез»да инвестицияләр күләме ике тапкырга диярлек арткан

2025 елда «Казаноргсинтез»да инвестицияләр күләме 86% ка, ягъни 19 млрд сумга арткан. Бу хакта предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышында компаниянең генераль директоры Айрат Сафин хәбәр итте.

Инвестицион программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. «Казаноргсинтез» территориясендә Россиядә полиолефиннар өчен иң эре катализаторлар җитештерү эшләре бара.

Проектның беренче һәм төп этабы – хром катализаторлары линиясен эшләтеп җибәрү.  Проект буенча алгарыш 55% тәшкил итте, ә аны 2027 елда тәмамларга планлаштыралар. Казанда җитештерелгән үз Хром катализаторлары «Казаноргсинтез" ихтыяҗларын каплап кына калмыйча, Сибурның башка эре нефть химиясе комплексларына да китереләчәк.

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев