20 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Свияжск Татарстанның иң популяр тимер юл турына әйләнде
2025 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча, Татарстанда, «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгына иң күп санда сәяхәт иткәннәр.
-
Казан шәһәренең 1020 еллыгына китап басылып чыкты
Бүген журналистларга Татарстан башкаласының 1020 еллыгына багышланган «Казан мең еллык» яңа басмасы тәкъдир ителде.
-
Яктылык кайтаручы элементлар гомерегезне саклап калырга мөмкин
Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр дә еш булып тора.
-
Авыл хуҗалыгы министрлыгының элеккеге хезмәткәре Зариповны гаеплиләр
Казанның Вахитов районы суды Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының элеккеге авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зариповны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты һәм 3 ел колониягә хөкем итте. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иттеләр.
-
Чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнә
Махсус хәрби операцияда булган якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнә.
-
Татарстанда яңа министр билгеләделәр
Татарстан Министрлар Кабинеты Рәмис Мөҗиповны республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Тиешле күрсәтмәне ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр иттеләр «БИЗНЕС Online»га министрлыкның матбугат хезмәтендә.
-
Машина йөртүчегә газонда машина куйган өчен 5 мең сумга кадәр штраф яный
Автомобильне газонда туктаткан машина йөртүчегә штрафлар яный, дип хәбәр итте автоюрист Лев Воропаев «Татар-информ»га.
-
Казанда иң кыйммәтле йорт 115 мең сум тора
Казанда иң кыйммәтле йортны бер тәүлеккә арендага алу 115 мең сум тора.
-
Теләче районы ҖЧҖ «Мишә» оешмасында дәүләт техник каравы үткәрелде
Агымдагы елның 19 ноябрендә Теләче муниципаль районының «Мишә» ҖЧҖендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник тикшерү уздырылды. Карауга 11 берәмлек техника куелган иде.
-
Район ЮХИДИИ хезмәткәрләре кисәтә
19-28 ноябрь көннәрендә районда «Нелегальный перевозчик» профилактик операциясе узачак.
-
Татарстанда иң кирәкле автомобиль Ferrari Roma
Экспертлар Авито Авто люкс автомобильләре базары анализыннан соң, быелгы платформада иң кирәкле модельнең Ferrari Roma булуын ачыкладылар.
-
Татарстанда бензин арзанайды
АИ-92 маркалы ягулыкка бәя бер атнада 71 тиенгә кимеде.
-
Бүген җылылык +1 градустан артмаячак
Бүген Татарстанда болытлы, әмма шактый коры һава торышы көтелә, температура төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Татарстанда көллияткә керүне гадиләштерәчәкләр
Казан хореография училищесында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда сәнгать өлкәсендә урта һөнәри белем үсеше турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
-
Казанда студентлар белән очрашу узды
Теләче районы хакимияте һәм «Якташлар» җәмгыяте белән берлектә Казанда студентлар белән очрашу уздырды.