Свияжск Татарстанның иң популяр тимер юл турына әйләнде
2025 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча, Татарстанда, «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгына иң күп санда сәяхәт иткәннәр.
Бу чорда әлеге юлдан 4,5 мең пассажир файдаланган , бу 135 рейс башкарылган дигән сүз. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Маршрут түбәндәгечә: туристлар Казаннан Зөя станциясенә кадәр поезд белән китә, анда утрауга бара торган автобуска күчеп утыра. Кунаклар өчен төрле экскурсия программалары һәм тематик чаралар әзерләнгән.
Республика халкы һәм кунаклары арасында шулай ук Кукмара районына бару да популяр, анда шәһәр буенча күзәтү экскурсиясе һәм җирле производстволарга - савыт-саба фабрикасына һәм итек продукциясе җитештерү предприятиеләренә бару каралган.
Казан - Камаево - «Иске Казан» маршруты да популяр, ул борынгы ныгытмага килергә һәм татар халкының традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
2025 елның ун аенда Татарстанда һәм Удмуртиядә Горький тимер юлында "Содружество" компаниясенең туристик шәһәр яны поездлары хезмәтләреннән 22,8 мең кеше файдаланган - бу үткән ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев