Казанда студентлар белән очрашу узды
Теләче районы хакимияте һәм «Якташлар» җәмгыяте белән берлектә Казанда студентлар белән очрашу уздырды.
Очрашуда район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Теләче муниципаль районы «Якташлар» җәмгыяте җитәкчесе Ирек Даутов һәм башка кунаклар катнашты. Җитәкчеләр яшьләр тормышын яхшырта торган программалар хакында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде. Очрашуның төп максаты - районыбыз студентларын укып бетергәч, Теләчебезгә эшкә чакыру, алар белән хезмәттәшлек итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев