Чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнә
Махсус хәрби операцияда булган якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнә.
Районыбыз халкы әлеге изге эштән читтә калмый, мөмкинлектән чыгып ярдәм итә. Волнтерлар тиз пешә торган коры ашлар әзерли,егетләр сораган әйберләрне барлап тутыра.
Шушы көннәрдә егетләргә һәрчак ярдәм итүче якташыбыз, эшмәкәр Илдар Фәрит улы Фазылҗанов УАЗ машинасы бирде. Әлеге машина егетләрнең хезмәтләрен аз булса да җиңеләйтер дип ышанасы килә.
Хөрмәтле райондашлар гуманитар ярдәм туплауга сез дә үз өлешегезне кертә аласыз.Ярдәм беркайчан да артык булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев