Музейларда хәтер саклана
Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә Олы Мәтәскә урта мәктәбе музее яңа экспонатлар белән тулыланган. Олы Мәтәскә авылы тумасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Гатин Хаҗи Гата улының шәхси әйберләрен биредә яшәүче авылдашы һәм туганы Равил Садыйков музейга тапшырган.
Тапшырылган экспонатлар арасында сугыш ветеранының кыр сумкасы, тулы бер папка шәхси документлары бар. Аларның...