“ФОРПОСТ” отрядлары ярышты
15 март көнне район мәдәният йортында "ФОРПОСТ" яшьләр үзәге, район мәгариф бүлеге һәм полиция бүлекләре белән берлектә район күләмендә хәрби-патриотик конкурс үткәрелде. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган бу чарада 14 мәктәптән 132 укучы катнашты. - Әлеге чарада җинаятьчелекне кисәтү буенча мәктәпләрдә эшләп килүче отрядлар катнаша. Бу беренчедән, яшүсмерләргә хәрби-патриотик...
15 март көнне район мәдәният йортында "ФОРПОСТ" яшьләр үзәге, район мәгариф бүлеге һәм полиция бүлекләре белән берлектә район күләмендә хәрби-патриотик конкурс үткәрелде. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган бу чарада 14 мәктәптән 132 укучы катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча:
"Визит карточкасы" номинациясендә
1 урын - "Патриоты" Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе отряды;
2 урын - "Алые паруса" Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе отряды;
3 урын - "Гром" Узәк урта белем бирү мәктәбе отряды.
"Хореография" номинациясендә
1 урын - "Дуслык" Шәдке урта белем бирү мәктәбе отряды;
2 урын - "Патриоты 21 века" Кече Кибәхуҗа төп белем бирү мәктәбе отряды;
3 урын - "Честь" Теләче урта белем бирү мәктәбе отряды.
"Сәнгатьле уку" номинациясендә
1 урын - Гильмутдинов Ильдус (Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе);
2 урын - Тимербаев Илсаф (Баландыш төп белем бирү мәктәбе);
3 урын - Саруханян Алинә (Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе).
"Сугыш еллары җырлары" номинациясендә
1 урын - "Патриоты" Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе отряды;
2 урын - "Факел" Сауш урта белем бирү мәктәбе отряды;
3 урын - "Факел" Олы Мишә урта белем бирү мәктәбе отряды.
" Иң яхшы стена газетасы, Бөек Ватан сугышының 70-еллыгы" номинациясендә
1 урын - Кече Кибәхуҗа төп белем бирү мәктәбе;
2 урын - Баландыш төп белем бирү мәктәбе;
4 урын - Сауш урта белем бирү мәктәбе.
"Иң яхшы стена газетасы профилактика отрядлары" номинациясендә
1 урын - Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе;
2 урын - Шәдке урта белем бирү мәктәбе;
3 урын - Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе.
Гомуми нәтиҗәләр буенча:
1 урын - Иске Җөри урта белем бирү мәктәбе;
2 урын - Кече Кибәхуҗа төп белем бирү мәктәбе;
3 урын - Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе.
Чарада актив катнашкан өчен Алан, Әбде, Олы Нырсы, Олы Мәтәскә мәктәпләре грамоталар белән буләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев