Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Максатыбыз-тормыш дәрәҗәсен яхшырту

Ил икътисады авыр шартларда калуга карамастан, Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикабызга яңадан-яңа инвестицияләр кертүне дәвам итә. Инвесторлар Татарстанны һәм аның лидерын ышанычлы партнер буларак таный.

Республикада яңадан-яңа җитештерү объектлары ачылып кына тора. Шул исәптән бу безнең район өчен дә хас күренеш. Теләче сәнәгать мәйданчыгына әледән-әле яңа резидентлар җәлеп ителүе шул хакта сөйли. Болар хакында тулырак сөйләүне үтенеп, без, муниципаль район башлыгы Илдус Зариповка мөрәҗәгать иттек.
- Илдус Фатихович! Алга таба районда тормышка ашырылачак инновацион һәм инвестицион проектлар турында таныштырып китсәгез иде.
- Моңарчы без бар көчебезне Теләче сәнәгать мәйданчыгында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен шартлар булдыруга юнәлдерсәк, хәзер бирегә эшмәкәрләрнең үзләрен җәлеп итү белән шөгыльләнәбез. Монда эшмәкәрлекне үстереп җибәрү өчен бер дигән инфраструктура булдырылды. Федераль, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга юллар, газ, электр, су коммуникацияләре һәм чистарткыч корылмалар төзелде. Мәйданчыкның логистикасы бик уңай, ул мегаполисларга якын урнашкан. Килсеннәр, эшләсеннәр дип кул кушырып утыру заманы түгел, инвесторларны үзебез барлыйбыз, мәйданчыкның өстенлекле якларын күрсәтеп, үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз. Киләчәктә әлеге мәйданчыкта югары технологияле җитештерүгә ия булган 34 резидент кертү карала. Полимерлар һәм көнкүреш, сәнәгать товарлары эшләп чыгару, шулай ук тимер ишекләр эшләү цехлары эшли башлады инде.
- Димәк, бу өстәмә эш урыннары, даими хезмәт хакы һәм ныклы салым базасы дигән сүз.
- Районыбызның меңгә якын кешесе читкә китеп хезмәт куя. Яңа эш урыннары булдырып, без аларны бирегә кайтару бурычын куябыз. Районыбызда төзеләчәк сыекландырылган газ эшкәртү заводы да эшсезлек проблемасын бермә-бер киметер дигән ышаныч бар. 2016 елда эшләтеп җибәрү планлаштырылган заводның җитештерү егәрлеге елына 56 мең тонна тәшкил итәчәк. Районда төзеләчәк әлеге завод 7-8 ел эчендә чыгымнарны аклар дип көтелә.
- Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов-ның инновацион үсешкә игътибар бирүе, чит илләрдән кайтып кермәве нәтиҗәсендә инвесторлар саны артканнан-арта бара.
- Күптән түгел Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгендә Татарстан белән Төркия арасында эшлекле форум үкәрелде. Биредә безнең район белән "Мирбай" компаниясе арасында килешү төзелде. Килешү ниге-зендә "Мирбай" компаниясе бездә ванна, душ кабиналары җи-тештерә башлаячак.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов
P.S. «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Хаят Кимья» заводы ачылуы турында «Атна вакыйгалары»нда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X