Алоэның 3 ШИФАСЫ
1 Авырудан соң организмнары хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3-4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчертәләр. Туберкулез булганда, 100 әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр 1 әр стакан кайнар сөткә 1 әр аш кашыгын кушып эчәләр. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызалар. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куялар.