Талпаннар сирәгрәк тешли башлаган
Республикада талпаннар активлыгы сезоны башыннан бирле табибларга 6792 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган ел 8926 очрак белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк. Хәзерге вакытта вәзгыятьне «тыныч» дип атарга мөмкин, бу һава торышына, - дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасының өлкән укытучысы Любовь Авдонина.