Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Райондашыбыз сөенече белән уртаклаша

- Инде туган җирдән еракка командировкага киткәнгә ике ай ярым булды. Әмма кайтыр вакыт җитәргә байтак вакыт, эшлисе эшләр тагын да күберәк. Сагындыры...

 Әмма дә ләкин, кичә Лугански шәһәрендә райондашлар белән очрашканнан соң, яңалыклар һәм хәбәрләр белән уртаклашканнан соң өйгә кайтып килгән кебек булдым. Теләче районы башлыгы Айрат Гыйлван улыннан һәм аның урынбасары Илдар Рамил улыннан район бүләкләрен, гаиләм җибәргән күчтәнәчләрне алу миңа балаларча куану һәм сөенү өстәде. Аларга һәм бу күчтәнәчләрдә  өлешләре кергән бар кешегә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Барыгызга да сәләм!-дип шатлыгы белән уртаклашты, хәзерге вакытта Луганск Халык Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының "Славяносербский" бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, районыбызның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Зиннатуллин Илнар Наил улы.


Үзегезгә бирелгән хезмәт бурычын төгәл үтәп, туган якларыгызга исән - сау кайтуыгызны көтәбез, Илнар Наилевич!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев